Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре 63№ катнаш төрдәге балалар бакчасы хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.
Очрашуда катнашучылар мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләү һәм аларга белем бирүгә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. "Веста" үзәге белгечләре, үз чиратында, инвалид балалар белән эшләү алымнары һәм формалары турында сөйләде.
Очрашу ахырында белгечләр алга таба да хезмәттәшлек алып барырга килештеләр.