Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Эксперт советы утырышы узды.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча, совет әгъзалары биш кешенең бизнес-планын хуплады.
Булачак эшмәкәрләр үз эшчәнлеген мәгариф өлкәсендә, тегү хезмәте, аяк киемнәре ремонтлау һәм җәмәгать тукландыру өлкәсендә алып барачак.