Бүген Республикакүләм “Киләчәккә билет” һөнәрләр турында иншалар бәйгесе призерларын бүләкләделәр

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген "Зарница" Балалар үзәгендә Республикакүләм “Киләчәккә билет” һөнәрләр турында иншалар бәйгесе призерларын бүләкләү тантанасы узды. Әлеге конкурста гомуми белем бирү оешмаларының 7-10 сыйныф укучылары катнашты.

Әлеге иншалар конкурсы “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру” һәм “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итү” программалары кысаларында оештырылды.

Финал этабында конкурс комиссиясе тарафыннан муниципаль дәрәҗәдә сайлап алу этабында җиҗүче булган 124 укучының эше каралды.

Исегезгә төшерәбез, "Киләчәккә билет" иншалар конкурсы дүрт номинация буенча үткәрелде. Финал этабының нәтиҗәләре буенча 17 укучы бүләкләргә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International