Халыкара кеше хокуклары көне кысаларында "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге базасында тернәкләнүчеләр Менделеевск районының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле белән очрашты.
Очрашуның максаты булып халыкка кеше хокуклары һәм аларны яклау турында аңлату, түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү торды.
Чара барышында һәр катнашучы кызыксындырган сорауларын бирде һәм аларга җавап алды.