Инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар өчен бәйрәм концерты оештырылды

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар Декадасы кысаларында Түбән Кама шәһәрендә "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар өчен бәйрәм концерты оештырды.

Сәламләү сүзе белән "Веста" үзәге белгече Римма Борисова чыгыш ясады. Үз чыгышында белгеч ата-аналарга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Аннары кечкенә концерт күрсәтелде. Балалар һәм аларның әти-әниләре оештырылган чара һәм күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International