Бүген Лениногорск районы район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк һәм шәһәре хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов Социалистик Хезмәт Герое Анатолий Арестовның гаиләсендә булып кайтты.
Ватан Геройлары Көнендә кунаклар Арестовлар гаиләсенә сәламәтлек, иминлек теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды.