"Мәрхәмәтлек" тернәкләндерү үзәге элеккеге тәрбияләнүчеләрен кабул итте

2016 елның 10 декабре, шимбә

Инвалидлар декадасы кысаларында Кукмара "Мәрхәмәтлек" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы чара узды.

"Чараның кунаклары булып күп еллар дәвамында безнең үзәк карамагындагы балалар торды. Хәзер инде алар үз тормышында билгеле бер нәтиҗәләргә ирешкән зур кешеләр!” – дип билгеләп үтте социаль педагог Наилә Турова.

Социаль педагог сүзләренчә, мондый очрашулар беренче тапкыр оештырыла. Шулай ук, оештыручылар мондый чаралар тернәкләндерү үзәгенең ел саен уздырыла торган күркәм бер гадәтенә әверелер дип ышына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International