Шушы көннәрдә Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Мозаика вкуса" дип аталган гадәти булмаган чара узды. Чара кысаларында социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагылар социаль хезмәткәрләр белән берлектә пешекче талантын күрсәттеләр.
Әлеге чараның инициаторы булып "Богородский рай" үзәк директоры Наталья Зиннәтова һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Илсөяр Сабирова торды.
"Әлеге чараның максаты булып мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәрне социаль җайлаштыру торды” – дип билгеләп үтте оешма җитәкчесе.