Статистик мәгълүматларга караганда, 2016 нчы елның 6 нчы декабрь көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 928 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 19 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,68% күрсәткечендә саклана.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 29 901га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1886 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында исә 658 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 322се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 31 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.