2016 елның 6 декабрендә Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелде.
Биредә эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсезләр белән беррәттән эш табарга теләгән шәһәр халкы да катнашты. Ярминкәнең максаты булып физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнарга эшкә урнашырга ярдәм итү, буш эш урыннары турында мәгълүмат алуны киңәйтү, үзәкне халыкка якынайту, ул күрсәткән хезмәтләрдән дөрес куллануны һәм аларның сыйфатын яхшырту.
Эш эзләүчеләр белән очрашуга шәһәрнең 14 оешмасыннан түбәндәге кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре килгән иде: “ЭРМИ” ҖЧҖ, “Чаллы-Бройлеры” ҖЧҖ, “Оптимум” ҖЧҖ, “Яр Чаллы картиналар галереясы”, “Сигма-М” ҖЧҖ, “Ак Барс Металл” ҖЧҖ, “Бәхетле балачак” исемле 108 нче балалар бакчасы”, “4нче номерлы шәһәр балалар шифаханәсе” һәм башкалар.
Эш бирүчеләр агент, пешекче, инженер-конструктор, лектор, офиста сату һәм хезмәт күрсәтү белгече, тикшерүче, табиб, келәтче, лаборант, слесарь-ремонтчы, электромонтер, кондуктор, урам себерүче, аш бүлмәсе эшчесе, булышчы эшче, штукатурчы, җитештерү һәм хезмәт мәйданнарын җыештыручы кебек вакантлы урыннарны тәкъдим итте.
Шулай ук Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы да тәкъдим ителде, анда бүгенге көндә, ярминкә үткәрелү вакытына 4490 буш эш урыны теркәлгән. Ярминкәгә барлыгы 127 кеше килде, шуның 67се физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнар иде. 5 кешегә алга таба эшкә урнашу өчен ярминкәдә катнашкан оешмаларның вакантлы эш урыннарына юллама бирелде.
Моннан тыш, ярминкә барышында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш табу буенча төрле мөмкинчелекләр хакында мәгълүмат бирде, итернет-ресурсларның мөмкинлекләре хакында сөйләде, шулай ук “Россиядә эш” порталы турында аңлатты. Ярминкәдә катнашучы һәр кешегә шушы порталдан ничек файдалану турында мәгълүмат язылган белешмә-кәгазь дә бирелде.