Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Любовь Таирова хезмәткәрләр өчен методик сәгатъ үткәрде.
Әңгәмә барышында белгечләр асоциаль гаиләләр белән эшләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чарада катнашучыларның сүзләре буенча балаларны җәбер-золымнан яклауның аеруча нәтиҗәле юнәлеше булып иртә кисәтү чаралары һәм мәҗбүри ярдәм күрсәтү элементы тора.