Алабуга "Яңа йорт" социаль приюты карамагындагылар һөнәрләр белән танышуын дәвам итә

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Бүген Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар "Рассвет" ҖЧҖ чын профессионаллары һәм үз эше осталарында кунакта булып кайтты.

Чараның максаты булып балаларны кондитер һөнәре белән таныштыру торды.

Үз эшенең остасы Әлфинур Малютина кондитер һөнәре турында сөйләде һәм җитештерү шартларында мастер-класс үткәрде. Аннары балалар кулинариядә булды. Биредә аларга әзер продукцияне җитештерү эше белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International