"Богородский рай" үзәге базасында профилактик чара үткәрелде

2016 елның 18 ноябре, җомга

Киләсе кышкы сезонга әзерләнү максатларыннан, Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә учреждение хезмәткәрләре һәм үзәктә тернәкләнүчеләр белән аңлату эше оештырылды.

Чарага Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән белгече Дмитрий Бобров Кама Тамагы инспекторлык участогы инспекторы Нияз Нуриев чакырылды.

Әңгәмә барышында янгын күзәтчелеге хезмәткәре мич җылыту кулланганда янгын куркынычсызлыгы турында сөйләде һәм аны үтәү кагыйдәләрен аңлатты.

Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре үзәк карамагындагылар һәм белгечләренең сорауларына җавап бирде, тематик белешмәлек һәм буклетлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International