Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Венера Хәсәнова татар гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен “Балалар хокукы” дип исемләнгән чара уздырды.
Чараның максаты булып бала хокуклары турындагы Конвенциягә беркетелгән бала хокуклары белән таныштыру торды.
Чара барышында укучылар дөрес һәм төгәл итеп сорауларга җавап бирде, "Тылсымлы сондык" уенында катнашты, биремнәр башкарды.
Ахырда балаларга белешмәлекләр таратылды.