Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече волонтерлар белән берлектә Халыкара тәмәкедән баш тарту көненә багышланган мәгълүмати чара үткәрелде. Әлеге чарада төрле категория гаиләләреннән 9 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәреснең максаты булып яшүсмердә тәмәкегә тискәре караш формалаштыру торды.
Шулай ук, чара барышында балигъ булмаганнарга сәламәт яшәү рәвеше турында видеоролик һәм мультфильм күрсәтелде, проблеманың хокукый аспектлары турында мәгълүмат җиткерелде.
Чара ахырында волонтерлар барлык катнашучыларга да буклетлар таратты.