Вахитов районы эшсез гражданнарына эшкә урнашырга тәкъдим итәчәкләр

2016 елның 18 ноябре, җомга

23 ноябрьдә Казан шәһәре Вахитов районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Чарада районның 10 предприятие һәм оешмасы катнашачак.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшкә урнашу мәсьәләсе буенча консультация үткәрәчәк, мәшгульлек законы турында хәбәр итәчәк.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе сәгать 09.00да Казан ш., Зинина ур, 3 (Республика квалификация күтәрү үзәге) адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International