Казанның 30 оешма һәм предприятиясе гражданнарга вакантлы эш урыннары тәкъдим итәчәк

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

19 ноябрьдә Республика башкаласында гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе узачак.

Ярминкәдә Казанн ың 30 оешма һәм предприятия вәкилләре катнашачак. Шулар арасында "Казан авиация-техник көллияте", "Водоканал" МУП, «Горнолыжный спортивно-оздоровительный комплекс «Казань» АҖ, «Вкусная еда» ҖЧҖ, "Бәхетле" ҖЧҖ, "Продуктовая лавка" ҖЧҖ, "КазХимНИИ" АҖ, "Таттелеком" һәм башкалар.

Эә эзләүчеләргә мәгълүматлар базасында булган 14 000 вакансия тәкъдим ителәчәк.

Вакансияләр ярминкәсе 10.00-16.00 сәгатькә кадәр Казан ш., Җиңү пр., 141 (Мега СӘҮДӘ үзәге) адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International