Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә алып барган Әгерҗе районы «Навруз» ҖЧҖ хезмәткәренә хезмәт хакын түләү буенча бурычын кайтарды. Суммасы 4 529,50 мең сумны тәшкил итә.
Шулай ук, Яр Чаллы шәһәре «ИМПЭКС КАРГО РУС» ҖЧҖ хезмәткәренә 8,1 мең сум күләмендә акчасын түләгән.
Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.