Шөшы көннәрдә Менделеевск "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар Кул эшләре көнен билгеләп үтте. Чара өлкән яшьтәге кешеләрне мәдәни һәм рухи яктан баету максатыннан оештырылды.
Социаль эш буенча белгеч тернәкләнүчеләргә бәйрәм тарихы турында сөйләде, мастер-класс үткәрде.