"Безнең кадерле ветеран" Республика проекты һәм "Туган як" акциясе кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Түбән Камадан кунаклар килде.
Түбән Кама шәһәре территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Наилә Курамшина интернат-йортта яшәүче якташларының хәлен белергә килгән иде.
Өлкән кешеләр кунакны күрүгә бик шат иде. Очрашу барышында өлкәннәр якташына интернаттагы тормышы турында сөйләде, хезмәттәшләре, танышларының хәлен сорашты.