Бөгелмә “Яңарыш” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Толерантлы булырга өйрән” дип исемләнгән чара узды.
Егетләр һәм кызлар тренингта катнашты, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты.
"Якыннарыбызга хөрмәт белән карау, шәфкатьле булу бик мөһим. Шуңа күрә балада толерантлык хисе тәрбияләү безне бурыч дип саныйм”, дип билгеләп үтте үзәк тәрбиячесе Елена Косолапова.