“ТР наркотиканы кисәтү” программасы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль эшләр белгече Любовь Таирова алкогольның зарарлы булу турында видеолекторий үткәрде.
Чара үзәк белгечләре өчен оештырылды. Биредә белгеч тарафыннан йөкле вакытта хатын-кызга алкоголь куллану зур проблемаларга китерүе турында кисәтелде.
Чара ахырында белгечләргә йөклелек вакытында алкогольның зыяны турында мәгълүмат туплаган буклетлар тапшырылды.