Инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә бильярд буенча турнир узды

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Кичә Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында "Алтын шар" бильярд буенча турнир узды. Чарада 8 социаль хезмәт алучы катнашты.

Чараның максаты булып физик культура кыйммәтләрен формалаштыру, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерү торды.

Үзәк белгечләре фикеренчә әлеге турнирны уздыру позитив социаль хезмәттәшлектә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International