Кичә Кукмара "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Игелек көненә багышланган “Ничек ярдәм итәргә” акциясе үткәрелде.
Әйтергә кирәк, әлеге акция Кукмара районында өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче гражданнарга ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды.
Акциядә катнашучылар өлкәннәргә йорт территориясендә боз чистартырга, су кертергә ярдәм итте.