Шушы көннәрдә Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаганнар эше буенча инспекторы һәм опека органы белгече белән берлектә имин булмаган гаиләләрнең йортларына кичке ведомствоара рейд оештырды.
Рейд барышында социаль куркыныч хәлдә булган 18 гаилә тикшерелде. Әлеге чара балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче ата-аналарны контрольда тоту максатыннан оештырылды.
Гаилә әгъзалары белән әңгәмә корылды, алкоголь һәм психоактив матдәләрнең кеше организмына заралы булу турында да искәртеп үтелде.