Шушы көннәрдә Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең мобиль бригадасы Красная Горка авыл җирлегендә булып кайтты. Белгечләр ялгыз яшәүче гражданнар, ведомствоара учетта торучы һәм авыр хәлдә калган гаиләләрнең йортында булды.
Мобиль бригада составына "Кайгырту" үзәге директоры урынбасары Гөлнара Давыдова, өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Светлана Телешова, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү , бүлеге психологы Вероника Евдокимова, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белгече Лилия Шәфикова, Мамадыш районы буенча надзор һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәре Марат Гасимов, хокукый эшләр буенча бүлегенең әйдәп баручы белгече Шамил Маннапов, Красная Горка авыл җирлеге вәкилләре Алсу Гәрәева һәм Лябиба Муктасимова кергән иде.
Күчмә чара кысаларында гаилә әгъзалары белән сәламәт яшәү рәвеше, балигъ булмаган балаларны тәрбияләүдә җаваплылык тоту турында әңгәмә узды.
Моннан тыш, барлык категория гражданнарның торак шартларын тикшерү, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында инструктажлар да үткәрелде.