Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрелде

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Ничек һөнәр сайларга" дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес оештырды. Әлеге чарада Раиф 1нче ябык типтагы махсус һөнәри училищесының өлкән сыйныф укучылары катнашты.

Чараның максаты булып яшүсмерләргә һөнәр сайлаганда дөрес юлга басырга ярдәм итү торды. Шулай ук, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәрләр дөньясы турында әңгәмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International