22 ноябрь көнне Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан хезмәтне саклау мәсьәләләрен популярлаштыру һәм эш урыннарында куркынычсыз хезмәт шартларын булдыру максатыннан “Хезмәтне саклау буенча законнардагы үзгәрешләр” Республика семинары үткәреләчәк.
Семинар укыту-методик үзәгендә Казан шәһәре Оренбург тракты, 24 адресы буенча узачак. Чара сәгать 10.30да башланачак.