13 ноябрь - Халыкара сукырлар көне

2016 елның 12 ноябре, шимбә

13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне буларак билгеләп үтелде. Әлеге дата күрү сәләтен югалткан кешеләргә игътибарны арттыру, һәм әлеге категория гражданнарның җәмгыять тормышында һәрьяклап катнашу шартларын тудыру максаты белән оештырылып килә.

Шуңа бәйле рәвештә, 1921 елның 1 нче гыйнварында "Сукырлар җәмгыяте Кызыл Байрагы Бөтенроссия ордены" инвалидларның гомумроссия иҗтимагый оешмасы гамәлгә ашырылды. Хәзерге вакытта аны Владимир Федорин җитәкли.

Билгеләп үтик, бүгенге көндә Татарстан Республикасында барлыгы якынча 8 мең начар күрүчеләр яши, аларның 1,4 меңнән артыгы Казанда тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International