Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчмә офисы 11 һәм 16 нчы номерлы гомуми белем бирү мәктәбенә барды. Чарада 9-10 сыйныф укучылары катнашты.
Укучыларга белгечләр тарафыннан профессиональ консультация күрсәтелде. Шулай ук, үзәк белгечләре Татарстан Республикасы югары уку йортларына керү мөмкинлеге турында да сөйләде.