"Веста" үзәге психологы мөмкинлеге чикләнгән бала тәрбияләүче хатын-кызлар өчен дәрес үткәрде

2016 елның 28 октябре, җомга

"Без бергә" клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Диляра Зарипова «Деревья-Характеры» дип исемләнгән чара уздырды. Әлеге чарада инвалид бала тәрбияләүче 16 хатын-кыз катнашты.

Чара ахырында йомгак ясау буенча фикер алышынды. Һәр катнашучы үз хисе һәм хәтирәләре белән бүлеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International