27 октябрь көнне “Парклар һәм скверлар” акциясе кысаларында Минзәлә картлар һәм гарипләр интернат йортында яшәүчеләр Ленин паркында булып кайтты. Көзге матур көндә өлкәннәр мини-футбол уйнады, тренажерларда шөгыльләнде. Мондый чаралар үткәрү катнашучыларның сәламәтлеген ныгыта, кәефләрен күтәрә.