Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Маркетинговый визит" чаралар циклын гамәлгә ашыруын башлады.
Шулай итеп, бүген үзәк белгечләре «Заинский мясокомбинат» ҖЧҖенә барды. Меркетинг чыгыш нәтиҗәләре буенча предприятиеләрнең картотекасы формалаша, аларда булган вакантлы эш урыннары турында мәгълүмат җыю башкарыла.
Моннан тыш күчмә чара кысаларында «Заинский мясокомбинат» ҖЧҖ директор урынбасары цех һәм предприятие территориясе буенча экскурсия үткәрде.