Әлмәт "Опека" үзәге хезмәткәрләре үзенчәлекле акция оештырды

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт "Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре "Волонтер" үзәге белән берлектә "Мәңгелек мәхәббәт" акциясе уздырды.

Акцияне оештыручылар 54 ел бергә гомер иткән Дамир һәм Гөлсинә Нурутдиновларга яхшы кәеф бүлеәк итте. Иртәннән башлап Нуретдиновлар йортына бер-бер артлы осталар килде: парикмахер, маникюр остасы, визажист. Алар бәхетле парны шәһәр паркында фотосурәткә төшү һәм ресторанга бару өчен әзерләде. Чарада катнашучылар һәм оештыручылар бик канәгать калды.

Волонтерлар бәхетле гаилә белән аралашты, Нуретдиновлар үз чиратында бик теләп гаилә тормышы тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International