Наркотиклар куллануны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Альфа" мәдәният йорты белән берлектә "Бәхетле балачак илендә" дип исемләнгән чара уздырды. Биредә социаль ярдәм күрсәтү үзәкләрендә теркәлгән 15 гаилә катнашты.
Чара барышында һәрбер бала төрле уеннар, кызыклы бәйгеләрдә катнашты.
Ахырда "Альфа" мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан чәй табыны да әзерләнгән иде.