2016 елның 14 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең мәшгульлек үзәгендә “Эш бирүчеләр клубы”ның утырышы узды, анда шәһәрнең 15 оешма һәм предприятие вәкилләре катнашты.
Клубның утырышын мәшгульлек үзәге директоры урынбасары Хузиева Э.М. ачып җибәрде.
Яр Чаллы шәһәре буенча Федераль салым испекциясе хезмәтенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге белгече Бычкова А.В. чыгыш ясады. Ул 2016 елда салым түләү сроклары һәм 2016 елда кертелгән бердәм салым белешмәсе турында сөйләде.
Клубның эшен мәшгульлек үзәге белгечләре дәвам итте, алар физик мөмкинлекләре чикле гражданнар (инвалидлар) өчен эш урыннарын квоталау, социаль яклауга мохтаҗ гражданнарга эш урыннарын резервлау, “Россиядә эш” интернет-порталының эше, “Бизнес-класс” онлайн укыту проекты турында мәгълуматны тыңлаучыларга җиткерде.
Аннары Яр Чаллы шәһәре буенча Россия Пенсия Фондының әйдәп баручы белгеч-эксперты Мельничкина О.Д. чыгыш ясады. Ул пенсия турында закондагы үзгәрешләр, пенсияне исәпләү һәм пенсиягә чыгуның алдан хәстәрен күрү турында сөйләде.
Эш бирүчеләр үз чиратында актив рәвештә алда күтәрелгән мәсъәләләр буенча сораулар бирде һәм алга таба хезмәттәшлек итү турында теләкләрен белдерде.