19 нчы октябрь көнне Казан шәһәре Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада түбәндәге предприяте һәм оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак: "КазХимНИИ" АҖ, «Казанский ДСК» ҖЧҖ, Юнусова Л.Н. ШЭ, «Альянс Жизнь» ҖЧҖ, Казан шәһәре Совет районы буенча Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һ.б.
Килүчеләргә баш метролог, инженер, фәнни хезмәткәре (биология), слесарь-сантехнигы, тегүче, экскаватор машинисты, кран машинисты, хезмәт биналарын җыештыручы, механик, сапер, снайпер, менеджер, икътисад консультанты һәм башкалар вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде.
Чара Казан ш., Журналистлар ур., 13 адресы буенча сәгать 09:00да башланачак.