"Минем тормышлык эшем" видеороликлар конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурс Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан оештырылган иде.
Конкурсның максаты булып, эшче һәм инженер һөнәрләренең абруен күтәрү һәм мәктәп укучыларына һөнәрләр дөньясы турында мәгълүмат җиткерү торды.
Жюри әгъзалары составына халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, мәгариф идарәсе, балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, җирле телерадиокомпания, массакүләм мәгълүмат чаралары, сәнәгать предприятиесе һәм һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре кергән иде.
Чараның нәтиҗәләре буенча 1 нче дәрәҗә җиңүчесе итеп Илназ Баязитов (2 нче лицей), 2 нче дәрәҗә җиңүчесе Ксения Шилькова ("Юность" яшүсмерләр клубы), 3 нче дәрәҗә җиңүчесе Арина Мельникова (17нче урта белем бирү мәктәбе) игълан ителде.
Барлык катнашучыларга да диплом һәм сувенирлар тапшырылды.