18 октябрь көнне сәгать 9:00дан 18:00га кадәр ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында "Өскә!" дип исемләнгән яшь лидерлар конкурсы узачак.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге конкурс дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждение һәм оешмалар, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре өчен яшьләр кадрлар резервын формалаштыруга юнәлгән. Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков вазыйфасы буенча җиңүчеләр ТР Яшьләр хөкүмәте составына керәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елда узган конкурсның 20 финалисты Татарстанның профильле министрлык, ведомство һәм инновацион предприятиеләренә стажировка үтәргә җибәрелгән иде.