Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мобиль офисы белгечләре Раиф авыл җирлеге эшсез гражданнарының янәдән теркәлүен уздырды

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Бүген Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мобиль офисы белгечләре Раиф авылы җирлегенә чираттагы күчмә чара оештырды.

Үзәк белгечләре 11 гражданга халыкны эш белән тәэмин итү, профессиональ һөнәргә өйрәтү, эшсезлек буенча пособие түләү тәртибе һәм шартлары, эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм җәмәгать эшләрен оештыруда үзмәшгульлек сораулары буенча консультация күрсәтте.

Күчмә чара нәтиҗәләре буенча 6 граждан янәдән теркәлү узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International