Түбән Кама эш бирүчеләре иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыккан затларга эш урыннары тәкъдим итте

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Бүген Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыккан гражданнар өчен мини-ярминкә узды. Чарада түбәндәге предприятиеләрнең кадрлар хезмәте катнашты: "МТ-Групп" ҖЧҖ, "Бәхетле-Агро" ҖЧҖ.

Ярминкәдә терлекче, электрогазосварщик, монтажчы, күптөрле эшләр башкаручы һ.б. һөнәрләр буенча 10 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде. Чара нәтиҗәләре буенча 2 кешегә алга таба эшкә урнашырга юллама бирелде.

Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләргә интернет-ресурслар аша эш эзләү мөмкинлеге турында да хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International