"Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы" Россиякүләм конкурсының республика этабында җиңүчеләр һәм призерлары бүләкләнде

2016 елның 7 октябре, җомга

Бу минутларда ТР премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Республика өчъяклы комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Чарада ТР профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, “ТР предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе" төбәк эш бирүчеләр берләшмәсе президенты, ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Евгения Костюшина, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Республика өчъяклы комиссиясе әгъзалары, шулай ук, ТР башкарма хакимият органнары вәкилләре, 2016 нчы елның "Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы" Россиякүләм конкурсының республика этабында җиңүчеләре һәм призерлары катнашты.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: ТР халкы тормыш дәрәҗәсенең төп социаль-икътисадый индикаторларының үтәү торышы, 2015-2016 елларда Республика өчьяклы килешүенең беренче яртыеллыкта үтәлү нәтиҗәләре, 2016 нчы елда ТР балалар һәм яшүсмерләрен сәламәтләндерүне оештыру нәтиҗәләре һ.б.

Рәсми өлештән соң "Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы" Россиякүләм конкурсының республика этабында җиңүчеләр һәм призерларын бүләкләү планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International