Әлмәт "Опека" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең 2 психологы көч сынашты

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Әлмәт шәһәренең иң яхшы 10 җәмәгать тәрбиячесе конкурсында "Опека" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең 2 психологы Бикбулатов Динислам һәм Талипова Илмира көч сынашты.

Конкурс ике этаптан торды: үз-үзеңне презентацияләү һәм кайгырту астындагы кешенең шәхси тернәкләндерү программасын күрсәтү. Катнашучылар барысы да бик яхшы әзерләнгән иде. Шулай ук, психологлар тамашачыларны эшләрендә кулланыла торган яңа оештыру формалары һәм методикасы белән таныштырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International