Зәйдә "Күчмә кадрлар бүлеге" цикл очрашуы дәвам итә

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Күчмә кадрлар бүлеге" циклы кысаларында предприятиеләрнең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән чираттагы очрашу узды.

Әлеге чарада "мефро уилз Руссиа Завод Заинск" ААҖ, "Таттелеком" АҖ, Зәй районы Россия эчке эшләр министрлыгы һ.б. катнашты.

Әйтеп узырга кирәк, очрашу кысаларында хезмәт законнары, эш белән тәэмин итү үзәкләренә мәгълүмат тапшыру тәртибе һәм сроклары, "Россия эш" порталының эшчәнлеге, күп балалы ата-аналарга җиһазландырылган эш урыннары булдыру турында сөйләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International