Казанның ике предприятиясе хезмәт хакы бурычларын кайтарды

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, үз эшчәнлеген хезмәт күрсәтү өлкәсендә алып барган Казан шәһәре «Технический центр КаПО» АҖ 80 хезмәткәренә хезмәт хакын түләү буенча бурычын кайтарды. Суммасы 4 784,6 мең сумны тәшкил итә.

Икенче Казан предприятиясе «Завод ЖБИ БРИЗ» ҖЧҖ исә 95 хезмәткәренә 817,1 мең сум акчасын түләгән.

Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International