13 октябрьнең 2016 елында республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә барлыгы 14 075 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан бар. Бу алдагы исәпләр белән чагыштырганда, 235 кешегә азрак.
Икътисади актив халык саныннан чыгып билгеләгәндә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,68%ны тәшкил итә.
Мәшгульлек хезмәте органнарыннан килгән мәгълүмат буенча республикада 35 823 ачык эш вакансияләре бар. Атна хисабында эш бирүчеләр 3 731 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,39 кешене тәшкил иткән.
Шулай ук, 28 сентябрьдән алып 4 октябрьгә кадәр 590 эшсез граждан булган, шуларның 290 – үз теләге белән эштән киткән. Оешмаларны бетерү белән бәйле, яисә хезметкәрләр санын яки штатны кыскарту сәбәпле эшсез дип 35 кеше саналган.