Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды.
Чарада түбәндәге предприятие һәм оешмалар катнашты: Зәй муниципаль районы авыл худалыгы идарәсе, "Орикс" ҖЧҖ, "Темп" ҖЧҖ, "РегиоСити" ҖЧҖ, ШЭ Галялиева, ШЭ Артамонова. Эш бирүчеләр 20дән артык вакантлы эш урыннары тәкъдим итте.
Вакансияләр ярминкәсенә 40тан артык кеше килгән иде. Барлык эш эзләүчеләр дә алга таба эшкә урнашу буенча юнәлеш алды.