"Минем ел – минем байлык" конкурс-фестиваленең җиңүчеләре бүләкләнде

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Кичә "Актив озын гомер" махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында Республикакүләм "Минем ел – минем байлык" конкурс-фестиваленә йомгак ясалды.

Конкурс-фестиваль өч этапта түбәндәге номинацияләр буенча узды: вокал, нәфис сүз, хореография, сынлы сәнгать һәм фотосүрәтләр. Барлыгы конкурста өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларның 130 яшәүчесе катнашкан. Шуларның 50се финал этабында чыгыш ясаган.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар да истәлекле призлар һәм мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйгенең максаты булып Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортларда социаль хезмәт алучылар арасында иҗади активлыкны стимуллаштыру торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International