Узган атнада Яшел Үзән районы 4 нче гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары "ПО "Завод имени Серго" АҖендә экскурсиядә булып кайттылар
Экскурсия Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылды. Әлеге экскурсия "Мин һөнәр сайлыйм..." дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында оештырылды.
Әйтеп узырга кирәк, экскурсия 29 нче цехта узды. Биредә балалар үзләренең әти-әниләрен эш процессында күрде, хезмәт шартлары һәм заманча суыткычлар җитештерү технологиясе белән танышты.
Очрашу нәтиҗәләре буенча укучылар технологларга сораулар бирделәр. Һәр катнашучыга сувенир бүләкләр дә тапшырылды.