"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында хокукларын яклау эшләре комиссиясендә профилактик исәптә торган яшүсмерләрләр «Заинский хлеб» ААҖендә экскурсиядә булып кайтты. Чараны Зәй районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре оештырды.
Балалар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күрсәткән хезмәт һәм хезмәт базарында ихтыяҗы зур булган эш вакансияләре турында тулырак мәгълүмат алдылар.
Экскурсия ахырында катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.